Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК

ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК Арыш арасында үсәм, Зәп-зәңгәр чәчәк атам. Тик кешеләр яратмыйлар, Утыйлар төрле яктан. — Матур чәчәк булсаң да син, Монда үсмә, кит,— диләр. — Түтәлдә үс, кадерең булыр, Ә монда син — чүп,— диләр. Автор: С.Шакир Натяжные потолки Набережные Челны — быстрая доставка доступные цены.

ГӨЛ ЯНЫНДА

ГӨЛ ЯНЫНДА Чыккан иде Вил Күңел ачарга, Ал чәчәкле гөл Күрде бакчада. Әй, чәчәкләре Матур бу гөлнең!.. Кулы берсенә Сузылды Вилнең. Яратканын ул Алды да өзеп, Тагын үрелде: Булмый бит түзеп. Кемнең кулы барды икән?! Ләкин әйтте гөл: «Кадерлем, җитәр, Алай күп өзсәң, Бар ямем бетәр. Иртәгә бире Чыксаң тагын да, Бер матур чәчәк Бирермен […]

КЕМНЕҢ КУЛЫ БАРДЫ ИКӘН?

КЕМНЕҢ КУЛЫ БАРДЫ ИКӘН? Күпме гөлдән берәү калган, Анысы да җиргә ауган, Өстендә чык бөртекләре; Чыкка түгел, күз яшенә Чыланган күк керфекләре. Берәрегез күрмәдеме: Бакчадагы гөлләремне Кайсы өзеп алды икән? Матурлыкка кагылырга Кемнең кулы барды икән?! Автор: Х.Халиков

ТӨНБОЕК

ТӨНБОЕК Үз матурлыгын тоеп, Кояш нурында оеп, Яфрагына баш куеп Үсә күлдә төнбоек. Автор: Р.Миңнуллин

ШОМЫРТ ЧӘЧӘГЕ

ШОМЫРТ ЧӘЧӘГЕ -Мин үскән урын Нинди киң әнә, Һәм җиргә ямьне Бирәм мин генә. Бу масаюны Бакчада булган Роза чәчәге Ишетеп алган. Яхшы беләбез: Бик матур төсең. Зур горурлык син Бакчабыз өчен. Тик чәчәкләрдән Чибәр- матурлар Син генә түгел- Меңнәрчә алар. Автор: З.Мансур