Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

9-чы май иртәсе

Җиңү килде туган илебезгә
Яз кошлары белән беркөнне.
Җиңү яулап илгә ирләр кайтты
Кыр казлары кайткан шикелле.

Бик күпләре яуда ятып калган,
Алсу чәчәкләргә төренеп.
Хәбәрсезләр һаман яуда әле,
Кайда калган алар күмелеп?..

Беркем белми, беркем әйтә алмый
Сөяләре кайда ятадыр…
Бәхетлеләр сирәк- кайберләре
Хәтер булып илгә кайтадыр.

Май иртәсе җиңү көне булып
Безнең йөрәкләргә уелды.
Мәңгелеккә кабызылган утлар
Солдат йөрәгедәй тоелды.

Автор:
Инзилә Минһаҗетдинова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *