Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Ата каз

Ата каз мине күрсә,
Янымда әгәр йөрсә:
— Тешлим сине, ыс-с-с! — ди,
— Тизрәк кереп пос-с-с! — ди.

Ә мин әйтәм: "Посмыйм,
Мин бит синең дус-с-с!" — дим.
Каз да: "Әйе, дусым!" — ди.
Үзе һаман ысылдый!

Автор
Роберт Миңнуллин

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *