Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Бабам хәтирәләре

Бабам каршына утырып
Сорау бирдем аңарга:
“Аңлат әле, бабам,- дидем,
Миңа сугыш турында”.

Сугыш сүзен ишеткәч,
Бабаем тынып калды.
Аның йөзе сагышланды,
Күзеннән яше тамды.

Әткәсен искә төшерде,
Газаплы балачагын.
Ачлыктан тилмереп үлгән
Өлкәннәр, балаларны…

Урам тулы ятим калды,
Тол хатыннар, әниләр.
Бер тапкыр “әти” димичә,
Тилмерделәр нәниләр.

“Иң авыры- җиңү килеп,
Әтинең кайталмавы.
Минем кебек җиргә ятып,
Бик күп малай елады.

Балачагың матур үтсен,
Сугыш була күрмәсен”-
Диде бабам миңа карап,
Ятимлекне белмә син!

Автор:
Таңсылу Галиева

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *