Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Без тынычлык телибез

Кеше килә дөньяга
Бәхетле яшәр өчен.
Тынычлыкны яклау кирәк-
Куйсын һәркем бар көчен.

Әти — әни, бар туганнар
Яшәсен тынычлыкта.
Килмәсен илгә афәтләр,
Безнең бәхет бит шунда.

Җирдә булсын гел татулык.
Булмасын ла сугышлар.
Кайгысыз үтсен балачак,
Якты булсын язмышлар.

Ятимлекне белмәсеннәр
Дөньядагы сабыйлар.
Тынычлыкны яклагыз сез,
Кыю, батыр абыйлар!

Автор:
Илмира Миркасыймова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *