Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Шофер булам

Мин дә әтием шикелле Шофер булырга уйлыйм. Шуның өчен һәрвакыт Машинам белән уйныйм.

Нәни солдатлар

Җепшек карны тәгәрәтеп, Ясадык окоп. Һәрберебез чиратлашып, Карадык ятып.

Чик сакчысы

Бөркет кебек уяу тора, Илебезнең һәр ягында. Тора солдат көн дә, төн дә Горур басып, ил сагында.

Әти кайтыр эштән…

Һәммәсе дә әзер: Мичтә бәлеш пешкән… Тик әтинең кайтып Җитәсе бар эштән.

Әтием белән бергә

Әтием белән икәү Бергә утын кисәбез, Бергә карлар көрибез. Язлар җиткәч, балыкка