Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Тал песиләре

Ике әби, әни, апа, Әле тагын сеңелем бар: 8нче Март җитте бит Бүләк әзерлисе бар.

Минем бүләк

Сигезенче март — Әни бәйрәме. Бүләк итәрмен Чәчәк бәйләме.

Мин әнигә булышам

Әни пәрәмәч пешерә Вак итеп, тәмле итеп: Без табында чәй эчәбез Бергәләп, тәмле итеп.

Дәү әни

Түтәлләрнең чүбен утап Бер читкә куйдым өеп, Дәү әни аркамнан сөя: — Үзем үстердем! — диеп.

Бүген әниләр бәйрәме

Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, — Беләбез һәммәбез дә.