Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Безнең әби

Безнең әби сау-сәләмәт Җитмеш яшь тулды инде. Тик чем кара чәчләренә Ак бәсләр кунды инде.

Әни — минем кояшым

Әнием миңа гел шулай Иркәләп дәшә, сөеп. Күңелемне күтәрә ул "Якты йолдызым" диеп.

Әниләр бәйрәме

Кояш көлә, мин елмаям, 8 нче март бүген. Бүген әниләр бәйрәме, Шуңа күңелем шат минем.

Әни гөлләре

Әни утыртты гөлләр, Алар үсә зур булып, Утыралар ямь биреп, Бөтен өебез тулып.

Әниемә ял кирәк

Әй, кызлар! Әй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз! Аз гына да чыкмасын Сезнең тавыш-тыныгыз!