Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Тополь

Җәй дә үтәр, көз дә җитәр, Туңар ул чак курчагым. Салкын килгәч ябынырга Сырып куйыйм юрганын.

Каз бәбкәләре

Барыбызга да елмаеп Карауга яз кояшы, Каз бәбкәсе белән тулды Олы бер каз оясы!

Каз бәбкәләре

Каз бәбиләре — бәбкәләр, Би-би-би-би-бип, диләр, Үсәсе килә би-ик, диләр, Җимне күбрәк сип, диләр,

Күбәләк

Кызым, синең эшең бик күп: Бакчага барасың да Күбәләк куып йөрисең Чәчәкләр арасында.

Чебиләр

Өй алдында чебиләр: — Чип-чип-чип! — дип йөриләр. Кечкенә канатлары, Муеннары сап-сары. Күпереп тора йоннары, Ул — аларның туннары.