Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Чебиләр

Акыллы кыз Гөлфия Чебиләрне бик сөя: Әнисе эштә чагында, Ул аларга җим сибә. Эндәштеме: «Чеп-чеп!» — дип, «Ачыктык шул бик-бик!» — дип, Тирәсенә чебиләр Җыелыша: «Чик-чик!» — дип.

Урманда

«Җиләк җыям, как коям Әниемә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю, бүре юк микән?» Марс килгән урманга Кура җиләк җыярга.

Каен җиләге

Мин качтым сездән, Эзләп табыгыз, Тизрәк авызга Алып кабыгыз. Минем исемем — Каен җиләге, Җиләкләрнең дә Менә дигәне!

Үсегез, җиләкләрем!

Сыгылмалы көянтәм, Чәчәкле чиләкләрем. Йөгерә-йөгерә су ташыйм: «Үсегез, җиләкләрем!»

Файдалы җиләк

Әнкәй әйтә: — Җәй көне,— ди,— Җиләк ашарга кирәк. Елмаеп кына торырсың — Бик файдалы ул җиләк!