Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Икмәк

Ап-ак булып күпереп пешкән Икмәк тора табында. Мул ризыклы өстәл өстен Ямьләндерә тагын да.

Гөмбәләр

Әйтерсең лә качыш уйный Гөмбәләр безнең белән. Мин ул шаян гөмбәләрне Бик оста эзли беләм.

Чөгендер

Чөгендер, әй, чөгендер Син яраткан сыемдыр. Чия кебек төсләре, Бизи өстәл өсләрен.

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең 90 да бугай. Ул кояш белән бергә кузгала, Көрәген ала, җиңен сызгана.