Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

РОМАШКА

РОМАШКА Аланнарның уртасында Утырып уйга калдым, Ап-ак чуклы ромашканы Мин шундый көтеп алдым. Син әле йоклаган чакта Аланга кышын килдем. Җәйләр җитте, уяндың да: «Саумы?- дип башың идең. Автор: Э.Авзалова

ЭНҖЕ ЧӘЧӘК

ЭНҖЕ ЧӘЧӘК Энҗедәй чәчәк атам мин Яз көнендә урманда. Миңа берни дә кирәкми, Күләгәлек булганда. Куак төпләрен яратам, Яратам дымлы җирне. Эссе кояш нурларында Әлсерәп бөгәм билне. Җәй көне болыннар ямьле, Кырлар иркен булалар Тик мин анда үсә алмыйм. Чәчәкләрем сулалар. Автор: С.Шакир

ЭНҖЕ ЧӘЧӘК

ЭНҖЕ ЧӘЧӘК Килеп керсәң урманга, Аның исен тоясың, Ай-һай, нинди хуш исле,- дип, Иркен сулап куясың. Яшел яфраклар эченә Энҗе чуклар эленгән, Искитәрлек матур булып Ничек үсеп өлгергән. Автор: Ә.Бикчәнтәева

ТАЛ ПЕСИЕ

ТАЛ ПЕСИЕ Яздан хәбәр килгән бүген- Тал песие уянган. Бу хәбәрне җил малае Алып килгән урманнан. Яшкелт- сары тал песиен Бүләк итә яз кызы. Озакламый аваз салыр Ерганакта кар суы. Тал песие, тал песие- Яз килүнең билгесе. Кояшкайның күл өстендә Ялт- йолт итә көзгесе. Билгесез автор

ТАЛ ПЕСИЕ

ТАЛ ПЕСИЕ Кар эри, сулар җәелә, Агачлар тора тездән. Бөреләр яңа уяна- Язның килүен сизгән. Ботакларда бер яфрак юк, Урман, кыр әле шәрә. Менә шул чакта инде мин Чәчәк атып җибәрәм. Иртә- кичен картыранып Бөрешеп тора имән. Мин чәчәк атып утырам- Салкынга башым имәм. Автор: С.Шакир