Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

СЕР ИТЕП КЕНӘ

Кыш бабай,кыш бабай, Син дә нәни булдыңмы? Безнең шикелле син дә Чана шудыңмы? Кар тәгәрәтеп шар ясадыңмы? Сиздерми генә кар ашадыңмы? Кыш бабай,кыш бабай, Елак малай булдыңмы? Сакаллы бабай булып Әллә тудыңмы? Әйт колагыма сер итеп кенә Саклый сереңне үз итеп кенә. Автор: Сәрия Зиннатуллина

ЧЫРШЫ ЯНЫНДА

Айда кар яумый икән, Җилләр дә исми икән. Безнең яшел дустыбыз Чыршы да үсми икән. Егет булып үсеп җиткәч Айга очып китәрмен. Бүләк итеп айга да Яшел чыршы илтермен. Айга юл ачык хәзер Сез дә очып барырсыз. Киләчәктә яңа елны Айда каршы алырсыз. Автор Гөлшат Зәйнәшева

РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай, Сагынып килеп җиттең, Яңа ел бүләк иттең. Берәр яшькә үстердең, Һәммәбезгә көч бирдең, Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай! Автор: Д.Гарифуллин

КЫШ БАБАЙ КИЛӘ

Котлап бөтен кешеләрне Яңа ел белән, Җилдереп кенә пар атта, Кыш бабай килә. Зур капчык салган чанага, Ә анда бүләк: Уенчык төлке, аюлар, Бизәкле чиләк. Машина, мылтык, самолет Керпе һәм туплар… Җаныңа ни кирәк,анда Бөтенесе бар. Кыш бабай килә җилдереп, Капчык кулында. Кар бураннар тузып кала Аның юлында.

ИСӘНМЕ, КЫШ БАБАЙ.

Кыш бабай, кыш бабай, Исән- сау килдеңме? Син бездә яңа ел Икәнен белдеңме? Белдеңме син безнең Сагынып көткәнне. Үзең дә көттеңме Яңа ел җиткәнне. Без көттек бик күптән Яңа ел килә дип. Сиңа дип сөйләргә Шигырьләр өйрәндек. Кулга кул тотынып Ясыйк та түгәрәк Әйдә кил ,кыш бабай, Әйләник бергәләп. Яңа ел сиңа да Сөенеч китерсен. […]