Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

ЯҢА ЕЛ

Яңа елга бүләк алып Кыш бабай килде. Бакчадагы һәр балага Бүләкләр бирде. Кар кызы да яңа елга Кунакка килгән. Кыш бабай бездә икәнен Ул каян белгән. Уйнап- биеп яңа елны Каршы алабыз. Яңа елда матур теләк Теләп калабыз.

КЫШ БАБАЙ, ТЫРЫШ БАБАЙ

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән. Әллә сагынып көткәнне белгән. Алып килгән ул зур шугалаклар, Өеп тә куйган бөтен җиргә кар. Тәрәзәләргә ясаган атлар, Ул биек таулар, чыршы, наратлар Шуларга карап гаҗәпкә калам, Ничек ясый?- дип сокланам аңа.

КЫШ БАБАЙ ЯСАДЫК

Җыелып җепшек кардан, Кыш бабай ясап куйдык. Матурлап аның күзләрен, Авызын хәтта уйдык. Нинди эш кушыйк аңа дип Кичен уйлап тордык та – Каравылга дип калдырдык Бер таяк тоттырдык та. А

Чыршы

Бүлмәдә чыршы агачы: Ул яшелдән киенгән. Чыршы да урманнан безгә Бәйрәм итәргә килгән.

Чаңгыларым кыска

Минем дә бар бит чаңгым Сыңар түгел: пар чаңгым. Рәхәт кардан атларга: Каешлы ул,таяклы, Үзе йөртә аякны