Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Чебиләр

Акыллы кыз Гөлфия
Чебиләрне бик сөя:
Әнисе эштә чагында,
Ул аларга җим сибә.
Эндәштеме: «Чеп-чеп!» — дип,
«Ачыктык шул бик-бик!» — дип,
Тирәсенә чебиләр
Җыелыша: «Чик-чик!» — дип.

Их, чебиләр, чебиләр,
Һич тынычлык бирмиләр:
Гөлфиянең кул астында
Черелдәшеп йөриләр.
Ул аларны аралап,
Җим өләшә чамалап,
Ә чебиләрнең анасы
Читтә йөри сагалап.

«Киттек әйдә, туйдык», — дип,
Дәшә тавык барсына.
Гөлфия карап кала
Тимәсен дип карчыга

Автор:
Әнәс Кари

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *