Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Конспект на татарском языке по развитии речи — Әбиемдә кунакта

Тема. «Әбиемдә кунакта»
2нче кечкенәләр төркеме өчен

Максат:1. Татар халкының милли ризыклары исәбенә сүзлек запасын баету, аларны актив кулланышка кертү.
2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру.
3. Әби- бабайга хөрмәт тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: авыр сүз, рәнҗетү, ягымлы сүзләр, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк.
Җиһазлау: татар халык ашлары.
Балалар белән алдан эшләгән эшләр: «Кибет» с-р уены уйнау, гаилә турында әңгәмәләр.
Шөгыль барышы:

1. Мин бүген эшкә килгәндә ике әбинең сөйләшеп утырганын күрдем. Берсе елмая- елмая нидер сөйли , ә икенчесе бик ямансу гына утыра иде. Ни өчен микән? Ситуация. Балаларның җаваплары:
— Берәр җире авырта.
— Аңа авыр сүз әйткәннәр.
— Берәр әйбере югалган
— Оныкларын күптән күрмәгән һ.б.
2. Безне дә әбиебез сагынгандыр. Без аның кәефен ничек күтәрә алабыз?
— Әбиләргә кайтабыз…
— Аңа бүләкләр, күчтәнәчләр алабыз.
— Нәрсәләр алабыз?..
— ,,Кибет”кә барабыз- чәй, яулык, печенье, конфет… алабыз.
3. Сүзле уен «Минем әбием нинди?»
— Матур, ягымлы, эшчән, яшь, уңган, акыллы һ.б.
— Әбиләргә нәрсәгә утырып кайтабыз?
— Җаваплар.
Ял минуты Без барабыз, барабыз,
Ерак юллар узабыз.
Күчтәнәчләр кулыбызда,
Әбиләргә кайтабыз.
4. Менә әбиләребезгә килеп тә җиттек. Әбиебез өстәл әзерләп куйган. Өстәлендә нәрсәләр бар?
— Бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк, коймак һ.б.
Татар халык ашлары турында сөйләшү.
— Алар ничек пешерелгәннәр?
— Әниләрегез ниләр пешерәләр?
— Сез аларга ярдәм итәсезме соң?
Балаларның җаваплары.
5. Сез ничек уйлыйсыз, әбиебез кая киткән?
— Кибеткә.
— Күршеләргә һ.б.
6.Йомгаклау. Тәрбияче тиз генә яулык бәйләп чыга:
— И, балакайларым кайтып та җиттегезмени? Мин сезне көттем. Мине бик тә сөендердегез. (Кочаклап ала)

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *