Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Конспект занятия по развитии речи на татарском языке — Ак каенда кунакта

Тема: “Ак каенда кунакта”
(Икенче кечкенәләр төркеме)
Максат: Балаларны каен агачы белән таныштыру.
Тәрбия бурычы: табигатькә сак караш тәрбияләү, аның матурлыгына соклану.
Үстерү бурычы: балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү сыйфатын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: әйләнә- тирә дөньядагы иң гади бәйләнешләрне билгеләргә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, иҗади сәнгать, матур әдәбият.
Җиһазлау: интерактив такта; проектр, кирәкле картиналар ( каен сурәте, сыерчык оясы кадак белән каккан малай, агач корты төшкән рәсем, ботак сындыручы малай, агач ботагында утырган сыерчык, рәсемнәр (яңгыр ява, аяз һава торышы), себерке бәйләме, каен бөресе, каен согы салынган банка, каен агачы утыны, кош, тиен, керпе, рәсемнәре; төзү материаллары.
Сүзлек өстендә эш: елый, сайрый, ботак, кадак, бөре, урман, йомшак, дәвалый, файдалы, моңлы.
Алдан үткәрелгән эш: интерактив тактада эшләү, саф һавада агачларны күзәтү, табышмак өйрәнү, яхшы-начар төшенчәсен төшендерү, санамыш өйрәтү.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Кереш . Табышмак
2.Төп өлеш:
— Дидактик уен “Каен елый”
— Дидактик уен “Яхшы начар”
— Күзләргә гимнастика. “Яфраклар тибрәлә”
— Дидактик уен “Табигать сере”.
— Тәрбияче хикәясе.
— Тәрбияче хикәясе.
— Санамыш “Каенда карга”
— Хәрәкәтле уен “Күрсәт әле Габдулла”
— Дидактик уен “Кайда урнашкан”
3. Практик эш:
Төзү. “Иң матур йорт”
— Рәсем ясау.
4. Йомгаклау. Үзеңә бәя бирү. Фикер алышу.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, табышмакны тыңлагыз да нәрсә турында икәнен әйтегез әле.
Яз килә — киенә,
Көз килсә — чишенә. (агач)
— Сез нинди агачлар беләсез? Ә агачлар күп булып үскән җир урман дип атала. Әйдәгез урманга сәяхәткә юл тотыйк. Күзләрне йомып кошлар сайравын тыңлыйк, чәчәкләрнең хуш исләрен исник.
Балалар, сез бер тавыш ишетмисезме? Кемдер елый ахрысы.
(Балалар бүлмә буйлап йөриләр, елаучыны эзлиләр һәм интерактив тактада “елап” утырган каен агачын күрәләр).
— Ни өчен каен агачы елый микән? (балаларның фикерләрен тыңлагач, интерактив тактада төрле сюжетлар чыга: малай кадак кагып сыерчык оясын беркетә, корт төшкән, каенның ботагы сынган, агач өстендә сыерчык сайрый, яңгыр ява, урман чүп – чар белән тулган). Сюжетлардан нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен балалар аерып алалар һәм фикерләрен әйтәләр. Мәсәлән: корт төшкән- бу начар, чөнки корт кан агачының яфракларын ашап бетерергә мөмкин, яңгыр ява- бу яхшы, чөнки яңгыр яугач каен агачы үсә.
Балалар, сезнең дөрес җавапларны ишетеп, каеныбыз да елаудан туктады. Карагыз әле ул ничек итеп тибрәлә. (җилдә тиберәлгән каен агачының хәрәкәтләрен күзләр белән йөртеп күзәтү), хәзер без сезнең белән табигать серләрен ачабыз. ( балалар ел фасыллары сүрәтләнгән, картиналар янына каен агачының төрле ел вакытындагы торышы рәсемен (ялангач агачлар (кыш), яфраклар чыга гына башлаган (яз), ямь- яшел яфраклы агач (җәй), сары яфраклы агач(көз), туры китереп тәртип белән тезеп чыгалар һәм хикәя төзеп, сөйләп күрсәтәләр). Мәсәлән: бу рәсемдә кыш. Каенның яфраклары коелып беткән, ботакларына йоп- йомшак, ак кар яуган.
— Санамышны әйтеп “Күрсәт әле Габдулла” уенын алып баручыны билгелибез. Санамыш “Каенда карга”
Каенда-карга
Имәндә- чыпчык,
Җирдә — елан,
Һавада – кош,
Бар син оч!
Хәрәкәтле уен “Күрсәт әле Габдулла”
(Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер баланы кертәләр.Ул “Габдулла”була. Балалар, хор белән җырлап, аннан берәр хәрәкәт ясавын сорыйлар. “Габдулла” аны эшләп күрсәтә. Уен барышында соравын да, җавабын да балалар бергә җырлыйлар)
-Күрсәт әле, Габдулла ничек бөре җыялар?
-Менә шулай, менә шулай, шулай бөре җыялар.
-Күрсәт әле, Габдулла ничек агачлар үсә?
-Менә шулай, менә шулай, шулай агачлар үсә.
-Күрсәт әле, Габдулла ничек яфраклар оча?
-Менә шулай, менә шулай, шулай яфраклар оча.
Тәрбияче: балалар, әйтегез әле, агачларның дуслары нәрсәләр микән? (кошлар, чәчәкләр, бөҗәкләр, хайваннар, күбәләкләр), без сезнең белән “Игътибарлы бул” дигән бирем эшлибез
(Һәрбер балага каен рәсеме сүрәтләнгән рәсем һәм кечкенә таратма рәсемнәр (кош, хайван, бөҗәк, чәчәк) бирелә)
— Кайсы рәсемне кайда куярга (өстә, уртада, аста) икәнен мин әйтеп барам, ә сез дөрес итеп каенга урнаштырыгыз.
— Сез бүген бик тырышып эшләдегез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *