Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Конспект занятия по развитию речи на татарском языке во второй мл. группе — Без яз билгеләрен эзлибез

Тема: Без яз билгеләрен эзлибез
(Икенче кечкенәләр төркеме)

Тәрбия бурычы: Балаларда табигатькә карата сак караш тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның уй- фикерләрен каушамыйча әйтеп бирергә өйрәтүне дәвам итү.
Белем бирү бурычы: Табигатьнең матурлыгын тасфирлап сөйли белергә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать, сәләмәтлек, иминлек, матур әдәбият.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр
Сүзлек өстендә эш: ерганак, бөҗәкләр, тамчылар, боз сөңгеләре, умырзая.
Алдан үткәрелгән эш: Саф һавада яз билгеләрен эзләү, үләннәрне, бөҗәкләрне күзәтү, күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау.
Эшчәнлек төзелеше:
Магнит тактага рәсемнәр сайлау: (каен агачы, ерганак), кояш, (кем кояш турында табышмак белә?) аксыл болытлар, үләннәр, бөҗәкләр, (бөҗәкләр кыш көне кайда булалар?) камкалар, көймә, сыерчык оясы, сыерчык, тамчылар, озакламый чәчәкләр барлыкка килә.
Ел вакытлары турында сөйләшү. Рәсемнәр буенча атау.

-Тамчы каян барлыкка килгән?
-Тамчы аннан соң кая китә?

-Кошларга ни өчен оя кирәк?
-Кошлар үзләренең балаларын ни белән туйдыралар? (Кош балалары нәрсә ашыйлар?)
-Балалар, димәк без язның нинди билгеләрен эзләп таптык?
Балаларның 4-5 җөмләле хикәяләре.

Дидактик уен “Нәрсә артык?” (ерганак, сыерчык оясы янында сыерчык, сары яфраклары белән миләш, яшел яфраклар ярабашлаган каеннар)

Бөз сөңгеләрен һәм су тамчыларын күзәтү (рәсемдә)

Өй түбәләре ясалган рәсем битләре таратыла һәм балаларга тамчылар ясарга тәкъдим ителә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *