Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Конспект по ФЭМП в старшей группе на татарском языке

Зурлар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле.

I.1). Балалар, бүген ничәсе? (26нчы апрель) .Ә иртәгә ничәсе була?
2). Ә бүген атнаның нинди көне?( дүшәмбе), ә кичә нинди көн иде? Иртәгә нинди була?
3). Сез бакчага көннең нинди вакытында килдегез?(иртән) Хәзер кайсы вакыты? Әти- әниләрегез сезне кайсы вакытта алып кайтып китәләр? Ә кичтән соң нинди вакыт килә?
II. 1)Ә урамда елның кайсы вакыты (Яз)
-Өлкәннәр, әти-әниләр, әби-бабайлар яз көне ниләр эшлиләр?
-Без дә сезнең белән бүген яшелчә бакчасына барабыз. Барганда урындыкларга парлап- парлап билет алабыз – һәр балага билет таратыла, алар үзләренең парларын табып утыралар. ( Түгәрәк карточкаларда мисаллар язылган: 4-1=; 6-3;- болар пар була)
2). Балалар алдында турыпочмаклык формасында магнит такта- менә балалар, безнен яшелчә бакчасы.
-Ул нинди формада, сез турыпочмаклык турында ниләр беләсез?
-Безнең бакчада ниләр җитми? ( өстәлдә аппликация итеп ясалган өй, мунча; кыяр, чәчәк, бәрәңге түтәле-ул 6 кисәккә бүленгән һәм төрле биеклектә, төрле юанлыкта 4 агач, бер агачта кечкенә генә сыерчык оясы)
-Азалия чыгып бакчаның сул ягына өскә өйне урнаштыр әле.
-уң як өскә- мунча, уң як аска- кыяр түтәле, сул як аска- чәчәк түтәле, уртага- бәрәңге түтәле урнаштырыла.
3).-Балалар, бәрәңге түтәле ни өчен бүлгәләнгән микән?
-Урыннарда таблицалар тутырабыз- бәрәңге утырту

Юллы һәм баганалы таблицалар

4) Ял минуты:
Без бакчага барабыз,
Ерак түгел арабыз.
Кулга көрәк алабыз,
Иркен сулап куябыз.
Уңга казып барабыз,
Сулга казып барабыз.
Чокыр казып алабыз,
Һәм бәрәңге салабыз.
5) Балалар, бакчада тагын ниләр була әле?(агачлар)
Менә монда агачлар. Алар нәрсә белән бер- берсеннән аерылалар?
-Иң биеген мунча белән кыяр түтәле арасына утыртырга кирәк. Барлык як-якка да агачлар утыртыла.
-Бакчада тагын нәрсәләр була? (Кошлар)
6).Кошлар турында мәсьәләләр төзү. –Күгәрчен, саескан, чыпчык, карлыгач, сыерчыклар турында.
-Сез берәр җирдә сыерчык оясы күрмисезме? (агачта)
— Ә менә монда чын сыерчык оясы бар. Сыерчык оясы күрсәтелә. Ләкин монда сыерчык яши алмый, аның авызы капланган. Конвертны ачып, андагы биремне эшләргә кирәк. Һәр балага таблицалар таратыла:

(Зур, кечкенә, тигез)

7). Карагыз әле, балалар, безгә кунаклар килә, балалар ишеккә краган арада икенче магнитла такта ачыла: анда апплиция формасында эшләнгән балалар: Уен “ Кайсы артык?”
а).Берсе малай,
в).Берсе бантиклы,
г).Берсенең күлмәге икенче төрле,
д).Берсенең кулында чәчәге бар.
е).Берсе күңелсез.
III.Йомгаклау:Һәр бала үзенең алдындагы турыпочмаклы кәгазьдә үз бакчасын ясый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *