Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Корыда яуган яңгыр

Иркен сулап куялар да,
Игеннәр: «Рәхмәт! — диләр.—
Сусап-кибеп беткән идек,
Безгә бик рәхәт!» — диләр.

Ишетәмсең кыярларны,
Кәбестәне, кабакны?
Үрдәкләр, казлар һәммәсе
«Рәхмәт!» диеп кабатлый.

Чәчәкләр дә, агачлар да
Рәхмәт әйтәләр аңа.
Яңгыр ява! Яуган өчен
Яңгырга рәхмәт ява!

Автор:
Шәүкәт Галиев

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *