Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Көз

Кояш офык ишегеннән
Керергә кыймый тора,
Йөзен борды, колак салды
Торналар тавышына.

"Торыйк — торыйк, торыйк — торыйк", —
Китеп бара торналар.
Соңгы кат авыл өстендә
Нур белән коеналар.

Кояш аларны җылытып,
Озатты ерак юлга.
Артларыннан яулык болгап
Болыт килә авылга.

"Исән-сау барып җитегез", —
Диде дә торналарга,
Йомшак күңелле шул болыт
Әй тотынды еларга…

Автор:
И. Солтан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *