Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Көз

Сары яфрак коела
Көннәр кышка авыша.
Кошлар оя калдырып
Җылы якка ашыга.

Агачлар яфрак коя,
Бакчалар бушап кала.
Сулар боз булып ката,
Кырлар йокыга тала.

Сихри язлар уятканчы
Табигать бер тын ала,
Хәл җыя, йоклап ала
Һәм кабат канат кага.

Автор:
Ә. Фазылова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *