Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Күгебез аяз булсын!

Сугыш рәсемен ясыймын…
Ясап булмый, баш ватам.
“Сугыш нинди төстә?”- диеп,
Бабайны аптыратам.

Күз яшьләрен сөртә бабай:
“Сугышның төсе булмый.
Кайгы- хәсрәтне кәгазьдә
Аңлатып биреп булмый”

Кәгаземне төсләр буйый,
Әйтерсең, алар тере.
Рәсемемдә хәзер балкый
Зур салават күпере.

“Белмәгез сугышның,- ди, бабай
Төсен, исен, тәмен дә.
Канлы сугыш кабынмасын
Мәңгегә җир йөзендә”.

Автор:
Алинә Хөснетдинова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *