Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

РОМАШКА

РОМАШКА Аланнарның уртасында Утырып уйга калдым, Ап-ак чуклы ромашканы Мин шундый көтеп алдым. Син әле йоклаган чакта Аланга кышын килдем. Җәйләр җитте, уяндың да: «Саумы?- дип башың идең. Автор: Э.Авзалова

УМЫРЗАЯ ЧӘЧӘГЕ

УМЫРЗАЯ ЧӘЧӘГЕ Умырзая чәчәге Бар чәчәктән уздырып, Җир өстенә калыккан Кар мендәрен туздырып. -Ай, нинди матур- дидек Умырзаяны күреп -Яз бүләге безгә- дип Балалар тора көлеп. Автор: Ә.Бикчәнтәева

СЕР ИТЕП КЕНӘ

Кыш бабай,кыш бабай, Син дә нәни булдыңмы? Безнең шикелле син дә Чана шудыңмы? Кар тәгәрәтеп шар ясадыңмы? Сиздерми генә кар ашадыңмы? Кыш бабай,кыш бабай, Елак малай булдыңмы? Сакаллы бабай булып Әллә тудыңмы? Әйт колагыма сер итеп кенә Саклый сереңне үз итеп кенә. Автор: Сәрия Зиннатуллина

ЧЫРШЫ ЯНЫНДА

Айда кар яумый икән, Җилләр дә исми икән. Безнең яшел дустыбыз Чыршы да үсми икән. Егет булып үсеп җиткәч Айга очып китәрмен. Бүләк итеп айга да Яшел чыршы илтермен. Айга юл ачык хәзер Сез дә очып барырсыз. Киләчәктә яңа елны Айда каршы алырсыз. Автор Гөлшат Зәйнәшева

РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай, Сагынып килеп җиттең, Яңа ел бүләк иттең. Берәр яшькә үстердең, Һәммәбезгә көч бирдең, Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай! Автор: Д.Гарифуллин