Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

Сакта тора солдатлар

Күзләре — үткен, якты,
Солдатлар тора сакта.
Илемнең ышанычы,
Уяу алар һәрчакта.

Тынычлыкны саклыйлар,
Явыз дошман бетмәгән.
Кара болытлар әле
Илдән ерак китмәгән.

Без, сабыйлар, телибез:
Тынычлык булсын, дибез!
Җирдә барлык кешеләр
Тыныч яшәсен, дибез.

Болытларны куыгыз,
Сакта уяу торыгыз!
Сезгә бүләк бәйрәмгә-
Тырышып укуыбыз!

Автор:
Зәринә Мусина

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *