BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов
ШОМЫРТ ЧӘЧӘГЕ
-Мин үскән урын
Нинди киң әнә,
Һәм җиргә ямьне
Бирәм мин генә.
Бу масаюны
Бакчада булган
Роза чәчәге
Ишетеп алган.
Яхшы беләбез:
Бик матур төсең.
Зур горурлык син
Бакчабыз өчен.
Тик чәчәкләрдән
Чибәр- матурлар
Син генә түгел-
Меңнәрчә алар.
Автор: З.Мансур