Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

ТАЛ ПЕСИЕ

ТАЛ ПЕСИЕ

Кар эри, сулар җәелә,
Агачлар тора тездән.
Бөреләр яңа уяна-
Язның килүен сизгән.

Ботакларда бер яфрак юк,
Урман, кыр әле шәрә.
Менә шул чакта инде мин
Чәчәк атып җибәрәм.

Иртә- кичен картыранып
Бөрешеп тора имән.
Мин чәчәк атып утырам-
Салкынга башым имәм.

Автор: С.Шакир

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *