BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов
УМЫРЗАЯ
Җир кар-боздан арынмаган
Гөрләвекләр шаулап ага.
Таң нурлары кабынмаган,
Йолдызлар да күз йоммаган
Яз чәчәге керфек кага.
Нечкә билле умырзая
Яз сулышын тоя иртә.
Калфак- калфак чәчәкләре,
Аклы- зәңгәр бизәкләре,
Урманнарны ямьле итә.
Сыйпап йөзен, назлап үзен
Әкрен генә җилләр исә.
Җәй ясыйм дип умырзая
Ак каеннар тирәсендә
Язгы күккә карап үсә.
Автор: Ә. Габиди.