Татарские стихи для детей

BalaChaga.ru - стихи на татарском языке для детей школьного и дошкольного возрастов

УМЫРЗАЯ

УМЫРЗАЯ

— Ул, мөгаен, кар астында
Озак ятып ялыккандыр…
Бәлки шуңа тиз-тиз генә
Карны ачып калыккандыр!?
Ә минемчә белгәндер ул
Бу аланга без киләсен…
— Ничек белсен!? Чәчәк бит ул!
— Шундый матур! Күз тимәсен!
…Умырзая тыйнак кына,
Безнең сүзне тыңлап тора.

Автор: Р.Әүһади

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *